Artwork

内容由Tatarstan Good News 1提供。所有播客内容(包括剧集、图形和播客描述)均由 Tatarstan Good News 1 或其播客平台合作伙伴直接上传和提供。如果您认为有人在未经您许可的情况下使用您的受版权保护的作品,您可以按照此处概述的流程进行操作https://zh.player.fm/legal
Player FM -播客应用
使用Player FM应用程序离线!

Татар теле - "Хачка билге".mp4

1:06
 
分享
 
Manage episode 389071861 series 3536915
内容由Tatarstan Good News 1提供。所有播客内容(包括剧集、图形和播客描述)均由 Tatarstan Good News 1 或其播客平台合作伙伴直接上传和提供。如果您认为有人在未经您许可的情况下使用您的受版权保护的作品,您可以按照此处概述的流程进行操作https://zh.player.fm/legal

Татарский язык - "Крестное знамение".mp4 / Tatar Language - "Sign on the Cross".mp4 //
ЯХЪЯ 1 - Сүз Кеше булды

1Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган. 2Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган. 3Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аңардан башка яратылмаган. 4Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән. 5Яктылык караңгылыкта яктырта, караңгылык исә аны сүндерә алмаган. 6Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде. 7Яхъя шаһит булып килде. Аның аркасында барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлык бирергә килде. 8Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлык бирү өчен җибәрелгән иде. 9Дөньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде. 10Ул дөньяда булды, ләкин дөнья, Аның аша яратылган булуына карамастан, Аны танымады. 11Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде. 12Ә Аны кабул итеп, Аңа инанучыларга Ул Аллаһы балалары булу хокукы бирде. 13Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, ә Аллаһыдан тудылар. 14Сүз Кеше булды, безнең арада яшәде, мәрхәмәт вә хакыйкать белән тулы иде Ул. Без Аның данын, Атаның бердәнбер Углына биргән данын күрдек. 15Яхъя Аның хакында шаһитлык биреп: – «Артымнан Килүче миннән алга чыкты, чөнки Ул миннән элек бар иде» дип сөйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте. 16Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык, 17Канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде. 18Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата өчен иң якын, бердәнбер Углы безгә танытты.

  continue reading

42集单集

Artwork
icon分享
 
所有剧集

×
 
Loading …

欢迎使用Player FM

Player FM正在网上搜索高质量的播客,以便您现在享受。它是最好的播客应用程序,适用于安卓、iPhone和网络。注册以跨设备同步订阅。

快速参考指南

边探索边听这个节目
播放